Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районының 4 авылына янгын сүндерү машиналары бирелде

Өр-яңа машина ачкычларын Дөм-Дөм, Юраш, Яковлево һәм Олы Качка авыл җирлекләре башлыклары җитәкчеләрнең эшлекле киңәшмәсендә район башлыгы Геннадий Емельянов кулыннан алды.

Бу җирлекләргә машина бирү карары очраклы гына кабул ителмәде. Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Алабуга районы буенча идарәсе җитәкчесе Василий Николенко әйтүенчә, бу җирлекләр - иң ерак урнашкан авылларга карый һәм Алабугадан янгын урынына беренче подразделениенең барып җитү вакыты техник регламент буенча билгеләнгән вакытка туры килми.

"Машиналар бу авыл җирлекләрендәге ирекле янгын сүндерүчеләр командасында лаеклы урын алачак. Хәзер бу дружиналар үзләрендә һәм күрше-тирә авылларда чыккан утны вакытында сүндерә ала. Моңа кадәр бу очракларда алар махсус яраклаштырылган техника кулланды, ә хәзер инде янгын сүндерүче чын машинага ия булдылар", - дип билгеләп үтте Василий Александрович.

Сүз уңаеннан

Муниципаль районнар, шул исәптән Алабуга районы өчен янгын сүндерү машиналары Татарстанның Министрлар кабинеты карары нигезендә республика программасы буенча алынды. Безнең районга өч машина бүленде, дүртенчесен бер авыл җирлегенә үзебезнең янгын сүндерү бүлегеннән җибәрделәр.

Узган елда ук районның кайбер авылларында ирекле янгын сүндерүчеләрнең подразделениеләре булдырылган иде. Барлыгы 400 ирекле исәпләнә, алар барысы да махсус өйрәнүләр үтә һәм янгын саклау подразделениеләрендә план буенча кизү тора. Хәзер бу дружина әгъзаларына янгын сүндерүнең техник кораллары, автомобильгә куелган янгын сүндерү насосы белән танышырга кирәк булачак. Машина алган һәр авыл җирлегендә су чыганагы (елга, буа) бар. Аларның кайсыбере табигый чыганак булса, кайберләре махсус янгын сүндерүче машиналар өчен ясалма булдырылган. Һәр машина 3,5 куб су сыйдыра.

Без Юраш авыл җирлеге башлыгы Ренат Юнысов белән элемтәгә кердек. Ул безгә болай дип сөйләде:

- Бездә ирекле янгын сүндерүчеләр дружинасына өч кеше керә, ул инде берничә ел эшли. Янгын сүндерү машиналары ачкычларын тапшыруны без түземсезләнеп көттек.

Әминә ДӘМИНОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев