Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районына затлы боланнар кайтартылды

Боланнарны Красная Горка поселогындагы «Вятский берег» базасында асрарга җыеналар.

Алабуга районына затлы боланнар — мараллар кайтартылды. Аларны Красная Горка поселогындагы «Вятский берег» базасында асрарга җыеналар. Бу хакта Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников хәбәр итте. 

«Маралларга җәйдән үк иркен вольер, азык базасы, салам һәм печән әзерләнде. 50 баштан торган беренче партия 30 декабрьдә кайтты. Январьдә тагын 100-200 баш болан Калининград өлкәсеннән кайтырга тиеш. Шулай итеп, маралларның баш санын 400-500гә җиткерергә планлаштырабыз», — ди Николай Мельников.

Марал — Алтай боланы, Россиядә затлы боланнарның аеруча киң танылган бер төре. Боланнар гаиләсенә керүче бу хайванның авырлыгы 400 килограммга җитәргә мөмкин. Гәүдә озынлыгы — 2,5 метр, биеклеге уртача 1,7 метр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев