Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында быелгы чәчү дәвам итә

Хәзер Алабуга авыл хуҗалыгы предприятиеләре бер көн эчендә 1300 гектардан артык җирдә сабан культуралары чәчәләр, ә тулаем алганда, 6296 гектарда – планлаштырылган мәйданнарның 24 проценты.

Солы 6нчы майга 510 гектарда (планга карата 84 процент), арпа – 2825 гектарда (45 процент), сабан бодае – 1100 гектарда (11 процент), борчак 200 гектарда (50 процент) чәчелгән. Бөртеклеләрдән тыш, азык культураларын чәчү дәвам итә. Берьеллык үләннәр 1311 гектар мәйдан били, бу планга карата 45 процент, күпьеллык үләннәр 300 гектар тәшкил итә. Кукуруз чәчүгә “Мир” ҖЧҖендә керештеләр, анда “южанка” 50 гектарда чәчелгән.

Бүген-иртәгә “Яшь көч” агрофирмасында сабан культураларын чәчүне төгәлләячәкләр; “Башак” авыл хуҗалыгы кооперативында план 56 процентка үтәлгән, “Якты үзән” ҖЧҖдә – 42 процентка. Район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеген җитәкләүче Александр Косов хәбәр иткәнчә, 5 майда район җитәкчесе Рөстәм Нуриев чәчү бара торган кырларны карап чыккан һәм эш темпларын канәгатьләнерлек дип бәяләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев