Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында 36 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан

Татарстанда «Спутник V» вакцинасының беренче фазасы республиканың 2,4 мең кешесенә ясалган.

Районга коронавирус инфекциясенә каршы барлыгы 50 доза «Спутник V» вакцинасы кайтты. Беренчеләрдән булып вакцинацияне мәгариф һәм медицина учреждениеләре хезмәткәрләре уза.

Республикага барлыгы 6,9 мең доза вакцина кайтарылган.

Исегезгә төшерәбез, вакцина биотехнологик юл белән алынган, анда кеше өчен патоген вирус кулланылмый, димәк, аннан авыру мөмкин түгел, чөнки анда вирусның үзе юк.

Вакцинация алдыннан вируска каршы антитәнчекләрнең булу-булмавын ачыклыйлар, шулай ук рөхсәт алыр өчен терапевт тарафыннан тикшерү узалар. Аны үткәрүгә каршы билгеләр дә бар: бу анамнезда авыр аллергия реакцияләре, йөклелек һәм күкрәк сөтен имезү чоры, кискен йогышлы һәм йогышсыз авырулар, хроник авыруларның кискенләшүе, 18 яшьтән кечерәк булу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев