Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында 4014 метр юл ремонтланачак

Бу максатларга 86 миллион сум акча тотылачак. 

Бу хакта Дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган тендердан билгеле булды. Шулай итеп, документлардан күренгәнчә, ремонт өчен 86 млн сум акча бүлеп биреләчәк.

Башкаручы җирле әһәмияттәге гомуми кулланылыштагы 4014 метр юлларны, район торак пунктларында 5132 метр юл-урам челтәрен һәм Алабуганың 5нче урта мәктәбе территориясендә 240 метр юлны төзекләндерергә тиеш булачак.

Эшләр агымдагы елның 26 октябренә кадәр тәмамланырга тиеш. Подрядчы 11 июльдә билгеләнәчәк. Акча җирле бюджеттан бүленәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев