Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында алдагы көнне елгага егылып төшкән баланың гәүдәсен таптылар

Малайның гәүдәсе егылган урыннан бер чакрымга түбәнрәк урында табылган.

Алабуга районында югалган 7 яшьлек малайның мәетен таптылар. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бала гәүдәсе бүген иртәнге сәгать 7дә табылган. Аны 5 нче ЗПСО коткаручылары һәм Liza Alert волонтерлары Юраш елгасы яры буенда, баланың югалган җиреннән километр ярым ераклыкта тапканнар. 

Баланың гәүдәсен хокук сакчыларына тапшырганнар. Эзләүдә 61 кеше катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев