Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында былтыр 196 янгын теркәлгән

Аларда 4 кеше һәлак булган, 7 кеше җәрәхәтләр алган.

Алабуга районында былтыр 196 янгын теркәлгән. Шуларның 80 проценты торак йортларда чыккан. Нәтиҗәдә 4 кеше һәлак булган, 7 кеше җәрәхәтләр алган, янгыннардан килгән зыян күләме 10 миллион сум тәшкил иткән. 
Алабуга районы буенча Күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эшләре бүлегенең баш инспекторы Евгений Нагорных билгеләп үткәнчә, аларның төп сәбәбе торак йорт һәм фатир хуҗаларының янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуында, янгын очракларын тикшерүләр шуны күрсәтә. 
Шуның белән бәйле рәвештә, 29 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр күзәтчелек эшчәнлеге алып баручылар һәм «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге хезмәткәрләре алабугалылар арасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тоту кирәклеге турында аңлатып, әңгәмә үткәрделәр; күп балалы гаиләләргә, ялгыз яшәүче картларга һәм имин булмаган гаиләләргә махсус игътибар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев