Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында эре хуҗалыкларның берсендә сыер абзарын реконструкцияләү эше бара

Сыер абзарының мәйданы якынча өч мең квадрат метр тәшкил итәчәк.

Яковлево авыл җирлегенең «Якты үзән» хуҗалыгында сыер абзарын реконструкцияләү эше бара. Атна башында район җитәкчесе Рөстәм Нуриев төзелеш эшләренең барышы белән танышты.
Хәзер инде фундамент салына, әмма алда әле эшләнәсе эшләр күп. Хуҗалык җитәкчесе Фиргать Сәлахов сүзләренә караганда, алар кышка кадәр бинаны түбә астына кертергә ниятли.
«Сыер абзарының мәйданы якынча 3 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Ул 250-270 баш терлеккә исәпләнгән. Элек биредә иске абзар урнашкан иде, әмма ул яраксыз хәлгә килде», — ди ул.
Объект төзелеп беткәннән соң, сыерлар анда тышкы абзарда булачак. Фиргать Исхак улы сүзләренә караганда, кайбер хуҗалыклар өчен бу инде үткән этап, ә алар өчен ул башлана гына. Соңрак калган сыер абзарларын да яңа форматка күчерү планлаштырыла.
«Киләчәктә тагын сөт саву залы төзергә телибез», — дип сөйли хуҗалык җитәкчесе. 
Билгеләп үтик, 9 ел эшләү дәверендә хуҗалык аутсайдерлардан җитештерү алдынгылары рәтенә чыкты. Бу вакыт эчендә биредә 21 объектны торгызганнар, шул исәптән 11ен — нульдән, шулай ук терлек башы санын арттырганнар. Чагыштыру өчен — элегрәк бу хуҗалыкта нибары 200 баш мөгезле эре терлек бар иде. Бүгенге көндә "Якты үзән"дә 1300 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шуларның 350 башы — савым сыерлары. Аларның санын 600гә җиткерү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев