Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында иң зур терлекчелек комплексы төзелеше кызу темплар белән бара

Районда иң эре, 1600 баш терлеккә исәпләнгән терлекчелек комплексын төзү белән Удмуртия инвесторы, аерым алганда, “Мир” ҖЧҖ шөгыльләнә.

Малореченский бистәсендә сөт комплексы төзелеше бу көннәрдә кызу темплар белән бара.

Барлык җир эшләре төгәлләнгән, горизонталь планлаштыру эшләре башкарылган, суүткәргеч һәм фундамент салынган. Хәзер төзүчеләр булачак сөт комплексының бер корпусы идәннәрен бетонлау белән мәшгуль, дип сөйләде подрядчы оешма прорабы Виктор Николаев.

– Ике атнадан без бетон эшләрен тәмамлаячакбыз һәм атламалык системасын монтажлый башлаячакбыз. Параллель рәвештә эретеп ябыштыру эшләре бара. Бездә төзелеш эшләре, чыннан да, бик тиз алып барыла. Чиста кырга килгән идек, ә хәзер инде сыер абзарының нинди булачагын күрә аласыз.

Исегезгә төшерәбез, районда иң эре, 1600 баш терлеккә исәпләнгән терлекчелек комплексын төзү белән Удмуртия инвесторы, аерым алганда, “Мир” ҖЧҖ шөгыльләнә. Виктор Николаев сүзләренә караганда, комплекс 500 метр озынлыктагы ике зур корпустан торачак, шуның өстенә саву блогы да булачак. Беренче корпус ике айдан соң әзер булыр дип көтелә. Аны быел ук файдалануга тапшырырга планлаштыралар, дип ышандырды подрядчы.

– Гыйнварга инде сыер сава башлаячакбыз. Комплексны никадәр тизрәк төзесәк, финанс кертемнәребез шулкадәр тизрәк акланачак. Ике корпусның берсе әзер булгач, яңа комплекска сыерлар алып кайтачаклар, биредә тормыш “кайный” башлаячак. Әлбәттә, ул болай да бер урында тормый, инде чәчү эшләре тәмамланган − сыерлар өчен азык шушында ук үстереләчәк.

Терлекчелек комплексын киләсе елга тулысынча төзеп бетерергә ниятлиләр.

Быел фермага 900 башка якын нәселле тана китерергә планлаштыралар, дип хәбәр итә инвестор вәкиле. Шулай ук, сөт җитештерүдән тыш, “Мир” ҖЧҖ хезмәткәрләре планында әлеге фермада 600-700 гектар мәйданда кукуруз үстерү, тагын 300 гектар җирдә арпа чәчү. Калган җирләрдә күпьеллык үләннәр чәчеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев