Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында исерек мотоциклчыны тоткарлаганнар

Хокук бозучының машина йөртү таныклыгы булмаган һәм ул транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән.

9 майда Алабуга районында исерек мотоциклчы тоткарланган.

“9 майда Котловка авылында хокук сакчылары тарафыннан 36 яшьлек ир-ат тоткарланды. Хокук бозучының машина йөртү таныклыгы булмаган һәм ул ИЖ мотоциклы белән исерек килеш идарә иткән. Транспорт чарасы исәптә тормаган”, – дип хәбәр иттеләр Алабуга районы ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәтендә.

Хәзер ир-ат законның бөтен катгыйлыгы буенча җавап бирәчәк.

Сүз уңаеннан, май аенда Алабуга районында исерек хәлдә 8 машина йөртүчене тоткарлаганнар.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев