Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында" Кар десанты " авыл халкына ярдәм итә

Кичә КФУның Алабуга институты студентларының инициатив төркеме Мурзиха авыл җирлегендә булды.

Кар десанты – КФУның Алабуга институты студентлары төркеме, алар өлкән яшьтәге авыл кешеләренең ишегалларын һәм һәйкәлләр территориясен кардан чистарта. Бүген алар Мурзиха авыл җирлегендә булды.

“Кар десанты” дүрт өлкән яшьтәге авыл кешесенең ишегалларын һәм ике һәйкәлне кардан чистартты. Халык мондый ярдәмгә бик шатлана һәм аларга зур рәхмәт белдерә”, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Илдар Гаделшин.

Әлеге төркем мондый эшләрне Алабуга районы авылларында дәвам итәргә планлаштыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев