Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында коену чоры башланганнан бирле 2 кеше суга баткан

Кешеләрнең суда һәлак булуының төп сәбәпләре — тыелган урыннарда су керү, тәүлекнең караңгы вакытында, исерек килеш су коену, балигъ булмаган балаларны зурлар тарафыннан караусыз калдыру.

Алабуга районында коену чоры башланганнан бирле 3 вакыйга булды, аларда 2 кеше һәлак булды, 2 бала коткарылды.

Алабуга районында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Янгынга каршы хезмәт 15нче янгын-коткару хезмәтенең 75нче янгын часте башлыгы Евгений Шумилов шундый мәгълүмат китерде. Кешеләрнең суда һәлак булуының төп сәбәпләре — тыелган урыннарда су керү, тәүлекнең караңгы вакытында, исерек килеш су коену, балигъ булмаган балаларны зурлар тарафыннан караусыз калдыру. Евгений Шумилов чираттагы тапкыр суда үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде.

МЧС хезмәткәрләре җәен халык ял итә торган су буйларын тикшереп йөри, патрульдә тора, инструктаж ясап, әңгәмәләр үткәрә, суда куркынычсызлык кагыйдәләре хакында белешмәлек тараталар. Судагы балалар һәм яшүсмерләргә аеруча игътибар бирелә. 

— Алабугада кешеләр күпләп ял иткән урын бер урын — Кама елгасы яры. Хәзерге вакытта анда коткару посты оештырылган, елга төбе тикшерелгән һәм чистартылган. Шулай булса да, ул пляж түгел, су төбе тигезсез, көчле агым һәм башка сәбәпләр аркасында, анда су коенырга рәсми рөхсәт юк. Яр буендагы пост кына бөтен бәладән коткарып кала алмый, — дип кисәтә Евгений Шумилов. 

Су коенганда:
— ярдан ерак йөзү;
— суда йөзә торган теләсә кайсы суднога якын килү;
— кисәтү чараларына, калкавычларга, бакеннарга менү;
— көймәләрдән, катерлардан, парусник һәм башка шундый нәрсәләрдән суга сикерү;
— причал, күперләр тирәсендә су керү;
— кичке һәм төнге вакытта суда булу;
— таныш булмаган урыннарда суга сикерү;
— текә, ишелә торган яр янында су коену ТЫЕЛА.

Тиешле күнегүләрсез һәм табиб рөхсәтеннән башка, йөзүдә узышларга катнашырга кирәкми. 

Елгада су бөтерелеп торган урыннардан ерак булу, беркайчан да андый урынга якын йөзмәү бик тә мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев