Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында коронавирус белән авыруның тагын 3 очрагы ачыкланды

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 71 яңа очрагы расланган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 71 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

11 кеше хастаханәләргә озатылган, 60 кеше өйдә дәвалана, аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы.

Ачыкланган очракларның 65се авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр – 11 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр – 13 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр – 17 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр – 16 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр – 8 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр –4, һәм 80нән 90 яшькә кадәр – 2 очрак.

Шәһәрләр буенча: Казан – 28, Яшел Үзән – 11, Яр Чаллыда – 7, Әлмәттә 6 кеше ачыкланган. Өчәр очрак Нижнекамск, Алабуга һәм Саба районнарында, икешәр очрак Арча һәм Тәтеш районнарында расланган. Буа, Чүпрәле, Аксубай, Биектау, Алексеевск, Балтач районнарында 1шәр очрак ачыкланган.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев