Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында коронавирус белән авыруның тагын ике очрагы расланган

10 майга Татарстанда 1671 коронавирус очрагы теркәлгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 85 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

 

38 кеше хастаханәләргә озатылган, 47 кеше өйдә дәвалана, аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы.

 

Ачыкланган очракларның 81е авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр – 1 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр – 10 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр – 25 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр – 19 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр – 18 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр – 7, һәм 80нән 90 яшькә кадәр – 5 очрак.

Covid-19 расланган очраклар саны буенча торак пунктлардан Казан (34 очрак) Яр Чаллы (25 очрак) һәм Түбән Кама (11 очрак) алда бара. Биектау һәм Алабуга районнарында 2шәр очрак расланган. Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Арча, Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән, Менделеевск, Сарман һәм Тукай районнарында 1шәр очрак ачыкланган.

Бу вакыт эчендә барлыгы 447 кеше савыккан, шуларның 107се узган тәүлек эчендә.

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев