Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында коронавирус белән авыруның тагын ике очрагы теркәлгән

Татарстанда барлыгы 1586 коронавирус очрагы расланган.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 88 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

18  кеше хастаханәләргә озатылган, 70 кеше өйдә дәвалана, аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы.

Ачыкланган очракларның 79ы авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр – 7 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр – 12 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр – 37 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр – 17 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр – 11 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр – 4 очрак.

Covid-19 расланган очраклар саны буенча торак пунктлардан: Казан – 46, Яр Чаллы – 13, Мамадыш – 6; Арча һәм Яшел Үзән районнарында 4шәр, Әтнә, Биектау, Алабуга, Саба районнарында 2шәр очрак расланган. Бөгелмә, Югары Ослан, Кукмара, Лаеш, Нурлат, Питрәч, Тәтеш районнарында 1шәр очрак ачыкланган.

Татарстанда барлыгы 1586 коронавирус очрагы теркәлгән.

Барлык вакыт эчендә 340 кеше савыккан, 5 кеше вафат булды.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев