Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган

Фаҗига 5 июньдә 18 сәгать 10 минутта Алабуга районының «Волга» М-7 автоюлында теркәлгән.

Киа Рио автомобиле руле артында утыручы 1987 елгы шофер, Мәскәү шәһәре ягыннан Уфага таба хәрәкәт итеп, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 1.3, 11.1, 2.3.2 п. боза. Юл тамгасы булган зонада ул каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыга һәм ярымприцеплы R500 Скания автомобиле белән бәрелешә. Шуннан соң Киа машинасы, Скания һәм Лада Гранта машиналары артыннан барган ВАЗ 21124 машинасы белән бәрелә. Киа Рио машинасының исереклек билгеләре булган йөртүчесе юл-транспорт һәлакәте урынында медицина тикшерүе узудан баш тарткан. 

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, Ваз 21124 машина йөртүчесе фаҗига урынында ук вафат була, аның пассажиры Алабуга район үзәк хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә китерелә. Тикшерүдән соң ул өенә озатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев