Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында механизаторларның осталык конкурсы узды

Анда тракторны фигуралы йөртү осталыгы һәм туфрак эшкәртүнең сыйфаты бәяләнде.

Бүген Алабуга районында механизаторларның осталык конкурсы үткәрелде. Анда тракторны фигуралы йөртү осталыгы һәм туфрак эшкәртүнең сыйфаты бәяләнде. Конкурста районның авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән: «Яңа Юраш агрофирмасы» ЯАҖ, «Яшь көч» ҖЧҖ, «Бехтерево» ҖЧҖ һәм «Башак» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы механизаторлары катнашты.


Конкурс йомгаклары буенча мактаулы беренче урынны предприятиенең ике конкурсанты — «Башак» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы механизаторы Александр Токарев һәм «Яшь көч» ҖЧҖ механизаторы Алмаз Закиров алды. Икенче урынга «Бехтерево» ҖЧҖеннән механизатор Александр Ижболдин лаек булды, өченче урынны "Яңа Юраш агрофирмасы"ннан Рәшит Сафин алды.


Конкурста җиңүчеләрне Алабуга муниципаль районы башлыгы исеменнән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илгиз Салихов котлады һәм дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Район аграрчылары бүген күптәнге традицияне яңарттылар, оештыручылар фикеренчә, киләчәктә дә бу яшь буын өчен «Механизатор» белгечлеген популярлаштыруга этәргеч булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев