Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында мобиль поликлиникалар эшли башлады

Алар район авылларында урнашкан.

Алабуга районында авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү өчен мобиль поликлиника эшли башлады. 

Беренче мобиль комплекс Поспелово авыл җирлегендә эшли башлады, анда берничә табиб 158 пациентны кабул иткән инде.

Автоклиникада алты кабинет бар. Аларда терапевт, кардиолог, эндокринолог, онколог, невролог, гинеколог, хирург, уролог, офтальмолог һәм ревматолог кебек тар белгечләр кабул итә. Медиклар гомуми һәм биохимик анализ ясау өчен кан ала, шулай ук биредә гомуми анализ өчен бәвел дә тапшырырга була. Күчмә комплекс заманча диагностика һәм лаборатория җиһазлары белән тәэмин ителгән.

Табиблар әлеге мобиль комплекста авыл җирлекләрендә, шулай ук якын-тирә авылларда яшәүчеләрне, гыйнвардан март аена кадәр эш графигы нигезендә кабул итәчәк. Үзегезнең авыл җирлегендә табиб янына керергә өлгермәгәнсез икән, башка көннәрдә графикта күрсәтелгән торак пунктка килеп, кабул итүгә керергә була. 

Мобиль комплекс бер торак пункттан икенчесенә күчүгә бәйле рәвештә, дүшәмбе көннәрендә кабул итү үткәрелми.

Исегезгә төшерәбез, күчмә медицина комплекслары авыл халкын профилактик күзәтүләр белән йөз процент колачлау һәм «Сәламәт киләчәк» партия проектлары кысаларында авыруларны иртә ачыклау максаты белән оештырыла.

Күчмә мобиль комплексның эш графигы:
— 17 гыйнвардан 21 гыйнварга — Бехтерево;
— 24 гыйнвардан 28 гыйнварга — Хлыстово;
— 31 гыйнвардан 4 февральгә — Морт;
— 7 февральдән 11 февральгә — Иске Юраш;
— 14 февральдән 18 февральгә — Олы Шүрнәк;
— 21 февральдән 25 февральгә — Яковлево;
— 28 февральдән 10 мартка — Костенеево;
— 11 марттан 18 мартка — Танайка.

ФОТО: Алабуга үзәк район хастаханәсенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X