Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында муниципаль торак фондын формалаштыру бара

Быел муниципаль фонд хисабына кимендә 11 гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла.

Алабуга районында муниципаль торак фондын формалаштыру бара. Халыкны шәхси кабул итү нәтиҗәләре буенча район башлыгы Рөстәм Нуриев шундый бурыч куйды. 

Фонд хуҗасыз дип табылган һәм мирас итеп күчерелүче торак урыннарны муниципаль милеккә кабул итү хисабына төзелә. Район башкарма комитетының торак бүлеге җир-милек палатасы, ТКХ департаменты һәм идарәче компанияләр белән берлектә мондый милекне эзли.

2020 елда муниципаль торак фондыннан найм шартнамәләре буенча барлыгы 6 гаилә тораклы булды. Бу — йортлары янган һәм күп балалы гаиләләр. Быел муниципаль фонд хисабына кимендә 11 гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Чираттан тыш торак алуга барлыгы 32 гаилә чиратта тора — бу авыруның катлаулы формасы булган инвалидлар һәм йортлары янып беткән гаиләләр. Аларның кайберләре 5-6 ел инде торак көтә. Күп балалы гаиләләр дә өстенлектә.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев