Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләделәр

Хәзер бу вазыйфаны Ленар Нургаянов били.

Кичщ узган район сессиясендә район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләделәр.
Бу вазыйфаны Ленар Нургаянов алды. Моңа кадәр ул район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкара иде.

Ул 2018 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Алабуга районындагы идарәсе башлыгы булып эшләгән иде.

Ленар Нургаянов Әгерҗе шәһәрендә туган. Ижевск авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. Авыл хуҗалыгында эш тәҗрибәсе зур. Ул ТР Президентының мактау грамотасы, ТР авыл хуҗалыгы министрлыгының мактау грамотасы, Әгерҗе районы башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде. Өйләнгән, өч баласы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев