Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында тәүлек эчендә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән

7 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның барлыгы 3558 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 54 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
15 кеше хастаханәләргә озатылган, 39 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы). Ачыкланган очракларның барысы да авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 7, 18дән 30 яшькә кадәр — 6 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 16 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 15 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 5 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 5 очрак ачыкланган. 
География: 
Казан — 29 
Яр Чаллы — 11 
Әлки — 1
Апас — 1
Югары Ослан — 1
Биектау — 1
Чүпрәле — 4
Яшел Үзән — 3
Лаеш — 1
Түбән Кама — 1
Тукай районы — 1.
7 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның барлыгы 3558 очрагы теркәлгән. Шул тәүлек эчендә 27 кеше хастаханәләрдән чыгарылган.
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев