Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында урып-җыю эшләре бара

«Яңа Юраш» агрофирмасы — алдынгы. 

Бу көннәрдә, Иске Юраш авылы тирәсе тузанга күмелгән — бер-бер артлы ашлык төялгән "КамАЗ«лар агыла.

«Яңа Юраш» агрофирмасы хезмәткәрләре урып-җыюны 6 августта башлады, хәзер ярты эшне башкардылар дияргә була. 

− Комбайннар кырга бу атнада гына чыгар дип уйлаган идек, ләкин табигать безгә булышты. Салкын, яңгырлы июньне җылы июль алыштырды, шуңа да бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклылар тиз өлгерде. Соңга калып булса да, кырга чыктык, − ди хуҗалык җитәкчесе Хәлил Сабирҗанов.

Авыл хезмәтчәннәре әйтүенчә, ашлыкны җыеп алу өчен һава шартлары камил. Урып-җыюга яхшы хәзерләнгәннәр, бер-берен ярты сүздән аңлыйлар. Хәзер районда уңышны тизрәк җыю аларның фидакарь хезмәтеннән тора. 

Механизаторлар иртә таңнан торып, кырга чыга һәм кичкә хәтле эшли.

− Төшке ашны да, кичкесен дә биредә ашыйбыз, бөтен уңышны җыеп өлгерергә кирәк. Быел ул начар түгел. Арыш суктырдык, бүген арпаны башладык, − ди Тимур Хәмидуллин.

Бүген "Яңа Юраш«та заманча комбайннарда эшлиләр, кабиналарында кондиционер бар. Хезмәт алдынгыларыннан берсе Руслан Хәмидуллин: 
− Суктырылган ашлык күләме комбайнның торышыннан, үз техникасын кемнең ничек каравыннан да тора, − ди.

Комбайннар «КамАЗ» кузовын ашлык белән тутыруга, ул турыдан-туры ындырга юнәлә. Ашлыкны киптерү комплексларында чистарталар һәм саклау складларына җибәрәләр, орлыкка салганчы, ул шунда тора. 

− Бүгенгә без уҗым арышын 1000 гектар мәйданнан, уҗым бодаен — 200 гектардан, борчакны — 150, солыны −150 гектардан җыеп бетердек. Алда әле арпа һәм сабан бодаен (2500 гектар) суктырасыбыз бар. Һава торышы яхшы булса, август ахырына урып-җыюны тәмамларга тиешбез, − дип исәпли Хәлил Сабирҗанов.

16 августка бирелгән мәгълүмат буенча алда баручылар:
— «Яңа Юраш» − 2750 гектар;
— «Якты үзән» ҖЧҖ − 903 гектар;
— «Яшь көч агрофирмасы» ҖЧҖ − 656 гектар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X