Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында җәяүлене бәрдергәннәр

ДТП 15 март төнендә булган.

15 мартта төнге беренче яртыда Алабуга районы М-7 автомобиль юлының 1036нчы чакрымында 47 яшьлек «Скания» йөк машинасын йөртүче ир-ат 40 яшьлек җәяүлене бәрдерә. Җәяүле, РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.1нче пунктын бозып, киемендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булмаган килеш, юл буйлап бара.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле Алабуга Үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә китерелә. Табиблар ачыклаганча, ул төрле тән җәрәхәтләре алган.

Искәртәбез, узган атнада 394 машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган, аларның унысы исерек килеш руль артына утырган өчен тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев