Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында язгы кыр эшләре башланды

“Башак” авыл хуҗалыгы кооперативы хезмәтчәннәре авылда кыр эшләренә старт бирде.

Алар күпьеллык үләннәрне һәм уҗым культураларын тукландыруга кереште. Бу эшләр тиешенчә 200 һәм 60 гектар мәйданда башкарылды. Кырга чыгучы чираттагы игенчеләр “Яңа Юраш” АФ хезмәтчәннәре булды.

Алар быел сатып алынган яңа “Туман” агрегаты ярдәмендә күпьеллык үләннәрне тукландыру белән шөгыльләнә.

Ике-өч көннән, басуларның кардан арынуына карап, Алабуга хуҗалыклары шулай ук кырларга чыгачак, ди Алабуга районы Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре.

Шунысын да әйтик, Алабуга районында 2020 ел уңышы өчен 3 мең 872 тонна минераль ашлама сатып алынган, бу хакта АМР матбугат хезмәте хәбәр итә.

АМР матбугат хезмәте фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев