Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районының авыл кешеләре бер тапкыр кулланыла торган битлекләр тегүгә кушылды

Берничә көн элек авыл җирлекләренә 45 мең битлек тегү өчен тукылмаган материал тапшырылды. Аны муниципалитетка “Эссен Продакшн АГ” АҖ компаниясе вәкилләре бирде.

Олы Шүрнәк авыл җирлегендә бу эш белән 72 яшьлек пенсионер Анфия Рыбакова шөгыльләнә.

− Мин берүзем яшим, хәзер беркая да чыкканым юк. Бу вакытны файдалы итеп кулланырга кирәк бит. Кул кушырып утыра алмыйм, – ди ул.

Битлек модельләрен интернетта карап, бераз үзенчә үзгәртә. Әзер битлекләрне, ә бу 100 данәдән артык, Анфия Сергеевна җирле күпфункцияле үзәк һәм медицина хезмәткәрләренә тапшырган.

− Мин үзем лаеклы ялга чыкканчы медицинада эшләдем һәм мондый вакытта барлык күрсәтмәләрне үтәүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлыйм, − дип уртаклаша ханым һәм, материал бирүче булса, тагын битлекләр тегә алуын өстәде.

Лекарево авылыннан Сотониннар гаиләсе дә файдалы эш белән шөгыльләнергә булган. Валентина һәм Александр хәзер үзизоляциядә өйдә утыралар. Яр Чаллыда яшәүче кызлары Юлия дә гаиләсе – ире Олег һәм ике кызы белән изоляция вакытына алар янына кайтырга хәл иткән.

Бу көннәрдә эшсез утырмас өчен, төрле эшләнмәләр ясыйлар, флешмобларда катнашалар һәм авылдашларына битлек тегәргә алынганнар. Моның өчен тукыманы аларга җирлек башлыгы Лариса Зарипова тапшырган.

– Кызым Юля кисте, мин иске генә тегү машинамда тектем, киявем резинкаларны кисте, ә ирем аларны беркетте. Сүз уңаеннан, битлекләр өчен махсус балык тоту резинкалары яхшы туры килә икән. Киявебез – балыкчы һәм нәкъ менә ул аларны безнең өчен сатып алган иде, – дип сөйли хатын-кыз.

Валентина Сотонина гаиләсе планнарында тагын битлекләр тегү. Аның сүзләренә караганда, якынча йөз данәгә җитәрлек тукыма калган. Бу эшне якын арада дәвам итәргә ниятлиләр.

− Әзер битлекләрне авыл советына алып барганда, авылдашыбыз моны күреп, үзе дә битлекләр тегү өчен тукыма алырга булды, – дип сөйләде Лекаревода яшәүче ханым.

Мурзиха авылы халкы да башка җирлекләрдән калышмый. Җирлек башлыгы Илдар Гаделшин сүзләренә караганда, 100 битлек тегелгән инде, тагын 150 данә тегү планлаштырыла.

Барлыгы Алабугада муниципалитет һәм җәмәгатьчеләр көче белән 16 меңнән артык битлек тегелгән. Алар бу көннәрдә районның тормыш-көнкүрешен тәэмин итүдә эшләүчеләргә: Эчке эшләр бүлеге, Үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренә, социаль хезмәткәрләргә, волонтерларга һәм башкаларга юнәлтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев