Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районының Мурзиха авыл җирлеге башлыгы «Газетага язылу бүләк ит» акциясендә катнашты

Илдар Гаделшин мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүче гаиләгә газетага язылуны рәсмиләштерде.

«Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталары редакциясе «Газетага язылу бүләк ит» хәйрия акциясе игълан итте. 
Теләге булган һәркем ялгыз яшәүче кешеләргә, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә, шулай ук якыннарына һәм туганнарына язылу бүләк итә ала.
Мәсәлән, шушы көннәрдә Мурзиха авыл җирлеге башлыгы Илдар Гаделшин мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүче гаиләгә газетага язылуны рәсмиләштерде. Әлеге гаилә Мурзиха авылында яши. Илдар Гаделшин алар өчен газетаны үзе алып, өйләренә илтеп тапшырачак. Газетабыз бу кешеләр өчен ышанычлы дус һәм актуаль мәгълүмат чыганагы булыр дип ышанабыз.
Сүз уңаеннан, акция июнь ахырына кадәр дәвам итә. Сез дә газетага язылуны бүләк итә аласыз. Акция турында тулырак мәгълүматны 8(85557) 3-81-11 телефоны буенча белергә мөмкин.
реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев