Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районының социаль объектлары «оптика»га тоташтырыла

Өч ел эчендә Алабуга районында 32 социаль объект җепселле-оптик элемтә линияләре ярдәмендә Интернет челтәренә тоташтырылачак. Бу «РФ цифрлы икътисады» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булачак.

− Узган ел «Таттелеком» ААҖ һәм Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2021 ел ахырына кадәр Татарстанда социаль әһәмияткә ия 1913 объектны «оптика» буенча Интернетка тоташтыру өчен дәүләт контрактын төзеде. Элегрәк аларның күбесе бакыр линияләре нигезендә ADSL технологиясе белән башкарылган иде. Хәзер исә «оптика» ярдәмендә тоташтыру тизлеге күпкә югарырак булачак һәм секундына 100 Мегабит тәшкил итәчәк. 1913 объект арасында мәктәп, медицина учреждениеләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре һәм башка ведомстволар бар, — ди "Таттелеком«ААҖнең Чаллы зонасы электр элемтәсе узелы Алабуга районара электр элемтәсе узелы җитәкчесе Айдар Фатыйхов.
Быел әлеге программа кысаларында 16 объект тоташтырылган инде, шуларның унбере — мәктәп, өчесе — Илмәт, Морт һәм Лекарево авыл җирлекләрендә, шулай ук Мальцево һәм Олы Качкада фельдшер-акушерлык пунктлары. Узган ел 8 оешмага «оптика» сузылган — бу авыл җирлекләрендә берничә ФАП һәм башкарма комитетлар.
— Киләсе елга эш планы төзелде. Югары тизлекле Интернет тагын сигез объектка «киләчәк». Өстәвенә, «оптика» Танай авыл җирлегендә башкарма комитетка һәм ФАПка тоташтырылды инде. Тагын алты социаль әһәмияткә ия объектка кадәр элемтә линияләре төзисе кала, — дип ачыклык кертте Айдар Фатыйхов.
Билгеләп үтик, социаль әһәмияткә ия объектларны Интернетка тоташтыру программасын гамәлгә ашыру федераль бюджет хисабына башкарыла. Конкурент көрәш барышында «Таттелеком» ААҖ кул кую хокукына ия булган контракт бәясе 1,1 миллиард сум тәшкил иткән. Бу — 2021 ел ахырына кадәр барлык 1913 объектны Интернет челтәренә тоташтыру бәясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев