Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районының Танайка авылы коронавируска каршы вакцинация буенча лидерлар рәтендә

Танайка авыл җирлегенең һәр икенче кешесе коронавирустан прививка ясаткан.

«Полянка» ТИҮ рәисе Татьяна Кельшны җирле фельдшер-акушерлык пунктында инде яхшы дус буларак каршы алалар. Табиблар, Татьяна Владимир кызы һәм җирлек башлыгы Галина Праздникова халыкка әлеге мәкерле чирдән вакцина алу мөмкинлеге турында хәбәр итү буенча гомуми эш алып баралар һәм аның әһәмияте турында сөйлиләр.
Әйтүләренчә, бернинди сер дә юк, бары тик бергәләп эшлиләр һәм мәгълүмати эшкә аерым игътибар бирәләр.
— Мин авыл халкы теркәлгән социаль челтәрләрдә һәм төркемле чатларда белдерүләр урнаштырам. Шулай ук бу мәгълүматны кәгазь вариантта да таратабыз, чөнки барлык телефоннарда да Интернет юк. Урамнар буенча җаваплы кешеләр бар, алар да булыша, халыкка кайсы көнне прививка ясарга мөмкин булачагын хәбәр итәләр, — дип сөйли Татьяна Кельш.
Танайкада белдерүләр кибетләр янында һәм тукталышларда, махсус стендларда һәм коймаларда, хәтта чүп контейнерларында ябыштырыла. Әңгәмәдәшләребез белдергәнчә, соңгы вариант — иң нәтиҗәле, чөнки барысы да чүп-чар ташларга йөри, һәм бу белдерү күзгә ташлана, һәрберсенә барып җитә. Аннары инде алар медикларга мөрәҗәгать итә һәм вакцина турында тулырак белә.
— Безнең медицина хезмәткәрләре вакцина ясату турында алдан хәбәр итә. Кешеләр әзерләнергә һәм язылырга өлгерә, — дип билгеләп үтте ТИҮ рәисе.
Фельдшер-акушерлык пунктының өлкән шәфкать туташы Анна Борисова аңлатканча, аларда даими рәвештә вакцина саклау өчен барлык шартлар булган прививка кабинеты юк, шуңа күрә җитәрлек күләмдә вакцина алып кайту өчен, прививка ясатырга теләүчеләрнең төгәл санын белергә кирәк. 
— Прививка көнендә бездә йөзгә якын кеше вакцина ясата, — ди ул.
Башка авыл кешеләренең үрнәге дә яхшы эшли. Хәтта әбиләр дә очрашып, берсенең прививка ясатуын белгәч, бер-берсеннән калышмас өчен, медучреждениегә баралар. Күптән түгел генә Танайкада яшәүче 91 яшьлек тыл хезмәтчәне Екатерина Праздникова коронавирустан прививка ясаткан. Әби үзе килеп, прививка ясатырга теләк белдергән, хәер, аның күп кенә авылдашлары, вәзгыятьнең бөтен җитдилеген аңлый һәм авырырга, шулай ук чирне башкаларга йоктырырга теләми.
— Прививкаларны инде бер ел ясыйлар һәм алар уңай нәтиҗә күрсәтә. Кеше авырса да, прививка ясатмаган кешегә караганда, чирне җиңелрәк кичерә, — ди өлкән шәфкать туташы.
− Әмма безнең халык активлыгының төп сәбәбе − медикларга ышаныч, − дип өстәде Татьяна Кельш. − Быел майдан табиб Гүзәл Сәмигуллина эшли. Шундый кыска гына вакыт эчендә ул үзен яхшы белгеч буларак күрсәтергә өлгерде. Өлкән шәфкать туташы Анна Николай кызы да тырыш хезмәткәр. Ул тулысынча халык белән эшли һәм безнең белән элемтәдә тора. Хәзер, мәсәлән, без халыкка гриппка каршы прививканы да ясарга мөмкин икәнлеге турында хәбәр иттек. Гомумән, безнең ФАПның бөтен медперсоналы бик кайгыртучан. Хәтта мин коронавирус белән авырып хастаханәдә ятканда да, шалтыратып, хәлемне белделәр. Елның һәр фасылында һәм теләсә кайсы вакытында безнең табиблар авырулар янына йөри, аларга ярдәм күрсәтә. Авылыбыз зур һәм аларга җиңел түгел, чөнки җәяү йөриләр. Аларның "Мобиль табиблар«ныкы кебек машинасы булса, яхшы булыр иде.
Танайка ФАПы хезмәткәрләре үз пациентларының ышанычын акларга тырыша. Вакциналаштыруга килгән һәр кеше прививка алдыннан аны игътибар белән караячакларын белә.
− Мәҗбүри тәртиптә температураны, сатурацияне, кан басымын үлчибез, тулысынча тикшереп чыгабыз. Әгәр вакцинациягә кадәр ике атна дәвамында ОРВИ билгеләре булса, мәсәлән, тамак авыртса, пациентка медотвод бирелә, − ди табиб Гүзәл Сәмигуллина.
Сүз уңаеннан, бүген Танайкада тагын коронавирустан прививка ясыйлар. Вакцинациягә йөздән артык кеше язылган. Моңа сөенмәү мөмкин түгел, чөнки бары тик күмәк иммунитет кына безгә элекке тормышка кайтырга ярдәм итәчәк. 
«Бүгенге көндә безнең җирлектә күмәк иммунитетка ирешү өчен куелган планның 68 проценттан артыгы үтәлгән: Танайкада − 843, Хлыстовода — 219, Колосовкада — 191 кеше вакцина ясатты», — ди Танайка авыл җирлеге башлыгы Галина Праздникова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X