Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга рәссамы кардан ике метрлы итек фигурасы ясаган

Итекләрнең авторы — Виктор Селиверстов.

Узган атнада Алабуга районында «Эх, итекләр!» муниципаль фестиваль узды. Әлеге чара белән Алабуга районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачып җибәрделәр. 

Бәйрәм кунакларының игътибарын шунда ук итекләр фигурасы җәлеп итте. Бу могҗизаның авторы — Алабуга рәссамы Виктор Селиверстов. Итекләрнең биеклеге — ике метр. Рәссам сүзләренчә, аның өчен итекләр — балачак символы.

Билгеләп үтик, Виктор Селиверстов һәр кыш саен могҗизалы кар скульптуралары ясый. Бу эш белән ул 25 ел шөгыльләнә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев