Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга Сабан туенда кемнәр чыгыш ясаячагы билгеле булды

Бәйрәмдә популяр эстрада җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак.

Алабугада Сабан туе 12 июньдә, ә Алабуга районы авыл җирлекләрендә 13 июньдә узачак.
Шәһәрдә бәйрәм 8 сәгать 30 минуттан сәгать 15.00гә кадәр узачак. Бәйрәмдә техника күргәзмәсе, аттракционнар, сәүдә рәтләре, җәмәгать туклануы пунктлары оештырылачак. Исегезгә төшерәбез, быел Сабантуй ипподромда узачак.
Бәйрәмдә популяр эстрада җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак.
Бәйрәм программасы:
8.30 — ат чабышлары
10.00 — 2021 елгы чәчү батырларын бүләкләү тантанасы
10.30 — «Сабантуй — Туган җир бәйрәме» — «Сабантуй — праздник земли родной»
бию-вокаль сюитасы
10.50 — Фирдүс Тямаевның концерт программасы
11.10 — «Кентавр» чыгышы
11.45 — авиашоу
12.00 — татар эстрадасы йолдызы Фирдүс Тямаевның концерт программасы
12.45 — Татарстан Республикасының атказанган артисты Илнур Гомәровның, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте һәм шәһәр мәдәният йорты коллективларының концерт программасы
13.30 — Алабуга районының «Сабантуй сылуы-2021» муниципаль конкурсында катнашучыларның чыгышы һәм җиңүчеләрне бүләкләү
14.00 — 2021 елгы Сабантуйның абсолют батырларын бүләкләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев