Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга сәүдә нокталары кар көртләре булдырган өчен җавап бирәчәк

Бакый Урманче урамында урнашкан берничә сәүдә ноктасы административ беркетмә төзүгә чакырылган инде. 

Алабуга сәүдә нокталарына атна ахырына кадәр үз территорияләреннән җыелган карны чыгарырга киңәш ителде. Бу хакта муниципаль контроль бүлеге баш белгече Любовь Мортазина хәбәр итте. 

Бүген сәүдә нокталары буенча муниципаль контроль хезмәткәрләренең чираттагы рейды узды. Алар территорияләрне карадылар, элек ясалган кисәтүләрнең үтәлешен тикшерделәр. Сәүдә объектлары милекчеләре якындагы территорияне 30 метр радиуста җыештырырга тиеш. Территорияләрдән кар чистартылган, әмма ул зур өемнәргә тупланган. Бу, һичшиксез, кагыйдә бозу дип санала. 

Рейд барышында Бакый Урманче урамында урнашкан берничә сәүдә ноктасы административ беркетмә төзүгә чакырылган. 

Ведомство иң элек сәүдә нокталарына карны чыгарырга кирәклекне хәбәр итә. Кисәтү үтәлмәсә — административ беркетмә төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев