Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга шәһәре Яңа елга әзерләнә

Яңа ел — күпләрнең иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе. Шәһәрнең бу вакыйгага ничек әзерләнүе турында район башкарма комитеты җитәкчесенең архитектура һәм шәһәр төзелеше буенча урынбасары Илнара Гыйләҗева сөйләде.

— Бүгенге көндә барлык иске элементлар реставрацияләнә, шәһәр урамнарында консольләр эленә һәм тоташтырыла. 1 декабрьдән Яңа ел иллюминациясе кабыначак. Тиздән сәүдә һәм социаль объектлар, торак йортлар үзгәрә башлаячак. Урамнар ылыс ботаклары, гирляндалар, төрле уенчыклар белән бизәләчәк, — ди Илнара Гыйләҗева.
Билгеләп үтик, быел бәйрәм итү өчен тагын бер яңа мәйданчык — яңартылган Ленин мәйданы барлыкка килде. Биредә Раштуа мохите тудырылачак.
— Мин бу мәйданны беренче тапкыр күргәч, аны Яңа ел бәйрәменә ничек бизәү турында уйладым. Күз алдыма Европадагы Раштуа сурәте килде. Бу —иллюминация белән бизәлгән агач ярминкә йортлары, глинтвейн, камыр ризыклары исе, көтеп алынган могҗиза мохите. Ленин мәйданына, шәһәрлеләрнең үтенечләре буенча, танылган тимер карета кайтарылачак. Ул шулай ук әлегә реставрациядә. Сүз уңаеннан, мәйданда дүрт чыршы үсә, алар да Яңа ел иллюминациясе белән бизәләчәк. Биредә урманнан алып кайтылган яки ясалма чыршы булмаячак. Булган нәрсәләрне үзгәртәчәкбез. Бәйрәм мохитен гади ысуллар белән булдырачакбыз, — дип өстәде архитектор.
Сүз уңаеннан, кечкенә Раштуа йортларын 20 декабрьдән урнаштыра башлаячаклар.
Параллель рәвештә «Гуляй-парк» һәм «Чебурашка» паркы бизәлә. "Гуляй-парк«та концерт программасы оештырылачак, төп шәһәр чыршысын «Чебурашка» паркы территориясендә урнаштырачаклар. Аны 10 декабрьгә кадәр бизәп бетерергә тиешләр. Гомумән алганда, шәһәрдәге барлык бизәлеш әйберләре 20 декабрьгә әзер булырга тиеш.
— Моннан тыш, без Нефтьчеләр проспектында урнашкан капиталь ремонт үткәрелгән йортларны бизәү мөмкинлеген дә карыйбыз. Тынычлык һәм Нефтьчеләр проспектларында куеласы иллюминация бердәм яктылык юлы рәвешендә салмак кына «Чебурашка» паркына һәм "Гуляй-парк«ка, ә аннары, традиция буенча тере чыршы куелачак Пионер паркына күчәчәк, — дип дәвам итте Илнара Гыйләҗева. 
Архитектор сүзләренә караганда, быел дүртенче микрорайонда яңа бәйрәм элементлары булган унике метр биеклектәге яшел чыршы барлыкка киләчәк. Ул «Домуправ-3» идарәче компаниясеннән микрорайон халкына бүләк.
Шәһәрдә Яңа ел чараларын бәйрәм итү өчен барлыгы алты нокта оештырылачак, шул исәптән Болгар урамындагы (Могҗизалар кыры) ишегалдында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев