Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга шәһәрендә һәм районда 62 сайлау комиссиясе эшлиячөк

Аларның 39ы шәһәрдә, шул исәптән, берсе вакытлыча, Алабуга үзәк район хастаханәсе территориясендә, һәм 23е – районда.

2021 елның 19 сентябрендә РФ Федераль Җыенының сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак.
Шәһәрдә һәм районда 62 сайлау комиссиясе эшлиячәк, аларның 39ы шәһәрдә, шул исәптән, берсе вакытлыча, Алабуга үзәк район хастаханәсе территориясендә, һәм 23е — районда. Сайлаучылар саны: 60 мең 883, шәһәрдә — 52 мең 109, районда — 8 мең 774 кеше. Бу хакта территориаль сайлау комиссиясе рәисе Андрей Смирнов хәбәр итте. Сайлаучылар 17, 18 һәм 19 сентябрьдә җирле вакыт буенча сәгать 8.00дән 20.00гә кадәр тавыш бирәчәк. Дәүләт Думасына депутатлар сайлаганда тавыш бирү өчен, сайлаучы ике бюллетень ала: берсе федераль сайлау округы һәм икенчесе бермандатлы сайлау округы буенча. Тавыш бирүдә теркәлү урыны яисә яшәү урыны буенча сайлау участогында катнашырга мөмкин. Әгәр дә сайлаучы тавыш бирү көнендә яшәү урынында булмаска ниятләсә, ул гамәлдәге урынында үзе теләгән сайлау участогында тавыш бирә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев