Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга шәһәренең 8нче мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган "Шигырь сөйлим туган телемдә" исемле чара үтте

2000 елдан башлап һәр елның 21 феврален Халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтәләр. Ул ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән халыкара бәйрәм дип исәпләнә.

“Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгән карап калыр”.

Нәкый Исәнбәт

Җир йөзендә бүгенге көндә 6000 тел исәпләнә, шуларның 83се киң таралган.

Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салына. Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Әлеге телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – анасы өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык ана теле дип саный.

Безнең 8нче мәктәптә дә төрле милләт балалары укый. Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй – үзенең көе, иң матур, иң кадерле тел – үзенең туган теле. Иң матур милли киемнәре – үз милләте киеме, иң тәмле аш – милли ашлары да икәнен белеп үссеннәр алар. Ләкин, һичшиксез, һәрбер милли кием, һәрбер халыкның гореф-гадәтләре, үзенчәлекле, бай тарихлы булуы аларның күңелләренә кереп калсын иде.

Шул уңайдан, туган телебезгә багышланган дәрес үтте. Анда 3 “Г” сыйныфы укучылары катнашты. Бу балалар арасында да төрле милләт вәкилләре бар иде. “Шигырь сөйлим туган телемдә” дип исемләнгән кичәдә укучылар төрле концерт номерлары белән катнашты. Матвей Еремин рус телендә “Родной язык”, Лэ Хоанг Минь вьетнам телендә “Мәктәп”, Дмитрий Григоренко инглиз телендә “Разные языки”, Әдилә Хисмәтуллина Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырьләрен сөйләделәр. 4 “А”сыйныфыннан Шамил Әхмәдгалиев Галимҗан Гыйльмановның “Мин татар малае”, 4 “Г” сыйныфыннан Райнур Хәмидуллин Роберт Миңнуллинның “Туган телемә” шигырьләрен укыды. Нинди телдә яңгыраса да, һәр шигырь үзенчә матур, киң эчтәлекле булып ишетелде. Укучыларның шигырьләре үз телен зурларга, хөрмәтләргә өйрәтә. Без – барыбыз да бәхетле халык. Чөнки һәр милләтнең үз шагыйрьләре, композиторлары бар. Аларның әсәрләрен укыйбыз, ятлыйбыз, өйрәнәбез, тыңлыйбыз.

Кичәдә мари телендә “Марий эрге”(“Мари малае”), әзербайҗан телендә “Джуджалярим” (“Чебиләрем”), инглиз телендә “Лондон”, башкорт телендә “Әлифба”, удмурт халык җыры “Ой ти чебер нылъёс” (“Эх, сез матур кызлар!”) җырлары күңелләрне күтәреп җибәрде, милли киемнәренә презентация күрсәтелде.

Кичә ахырында “Туган тел” җырын бергәләп башкардык. Әлеге кичә онытылмаслык вакыйга булып күңелләргә кереп калды.

Сәлимә НОТФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев