Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга шәһәренең Бөек Ватан сугышы ветераны Мулла Нәҗипов туган көнен билгеләп үтә

Бөек Ватан сугышы ветераны Мулла Нәҗипов бүген үзенең туган көнен билгеләп үтә. Ветеранга 102 яшь тулды.

Мулла Нәҗип улы 1918 елда Алабуга районының Көек авылында ишле балалы гаиләдә дөньяга килгән. 1940 елда Мулла Нәҗипов армиягә алына, Одессада хезмәт итә башлый. 22 июньдә Румыния чиге ягына таба озаталар. 1941 елда Мулла Нәҗипович контузия ала, шуннан соң госпитальдә ята. Дәваланып чыккач, Украинада сугыша, Сталинград бәрелешләрендә, Курск дугасындагы сугышта катнаша; Белоруссия, Варшава сугыш юлларын уза. 1945 елда Одер елгасын кичкәндә тагын яралана, 9 ай госпитальдә ята, Җиңүне дә шунда каршы ала.

Сугыштан соң Мулла Нәҗип улы туган авылы Алабуга районының Көек авылына кайта, анда механизатор булып эшли башлый. Хатыны белән ул алты бала тәрбияләп үстергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев