Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга шәһәренең Җәмигъ мәчете «Изге әманәт» бәйгесендә җиңү яулады

Алабугалылар «Яшьләр өчен татар телле проектларны тормышка ашыручы иң яхшы мәчет» номинациясендә 1нче урынга лаек булды.

Казанда ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсъәләләре комиссиясе һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән республикакүләм «Изге әманәт» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды, дип яза Җәмигъ мәчетенең матбугат хезмәте.

Төбәк дәрәҗәсендәге турда 236 портфолио катнашты. Финалга шуларның 54-се чыкты. Нәтиҗәдә иң яхшы 15 мәчет һәм 3 имам-хатыйб ачыкланды.

«Яшьләр өчен татар телле проектларны тормышка ашыручы иң яхшы мәчет» номинациясендә Алабуга мөхтәсибәте Алабуга шәһәре Җәмигъ мәчете 1нче урынны алды.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, республика казыйлары, имам-мөхтәсибләр, дин әһелләре катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев