Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга шәһәренең танылган династияләре нәселеннән булган Ирина Орестовна Стахеева үзенчәлекле күргәзмә тәкъдим итте

Күргәзмә Дмитрий Стахеевның тууына 180 ел тулуга багышланган.

Ирина Орестовна Стахеева – Иван Васильевич Шишкин, Дмитрий Иванович Стахеев һәм Капитон Яковлевич Ушковның турыдан-туры нәселеннән. Мәскәү шәһәреннән Ирина Стахеева (Солнцева) – Үзәк китапханә базасында ачылган “Россия династияләре – язмышлар үрелеше” күчмә күргәзмәсе авторы. Күргәзмә Россиянең үзара туганлык җепләре белән бәйләнгән танылган нәселләре: Стахеев, Шишкин, Ушков – Алабугадан, Нократ губернасының борынгы шәһәреннән чыккан атаклы династияләренә багышлана. Бу фамилияләр Алабуга гына түгел, бөтен илебез тарихында яхшы билгеле һәм әһәмиятле. Шунысы игътибарга лаек, алар барысы да Ирина Орестовнаның шәҗәрәсендә очрашкан. Күргәзмә Дмитрий Стахеевның тууына 180 ел тулуга багышланган. “Минем шәҗәрәмдә өч фамилия – Стахеевлар, Шишкиннар һәм Ушковлар үрелә. Шуңа күрә күргәзмә шундый исем йөртә дә инде. Ул минем гаилә әгъзаларының да, бу фамилия белән бәйле барлык кешеләрнең дә, шулай ук үзен тикшеренүләргә багышлаучыларның да тырышлыгын берләштерә”, – дип мөрәҗәгать итте Ирина Стахеева катнашучыларга. Күргәзмә ил тарихында якты эз калдырган династияләр вәкилләренең хәйрия эшчәнлеген чагылдыра. Экспозициядә уникаль документлар – хатлар, фоторәсемнәр, архив белешмәләренең расланган күчермәләре һәм метрик китаплардан өземтәләр, тарихи архивлардан документларның электрон күчермәләре тәкъдим ителде. Күргәзмә танылган династияләрнең туганлык элемтәләрен чагылдыручы басмалар белән таныштыра: “Стахеевлар династиясенең нәсел агачы” һәм “Шишкиннар нәселенең нәсел агачы”. Сүз уңаеннан, бүген ул соңгы көн эшли һәм барлык теләүчеләрне көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев