Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга солдатлары хәзер үзләренә "матурлык тупланмасы" алачак

Россия солдаты җыйнак, чиста-пөхтә һәм хуш исле булырга тиеш.

Россия армиясендә дөнья-күләм трендны хупладылар һәм 2014 елдан хәрби хезмәткәрләрне кирәк-ярак белән тәэмин итүдә армия несессеры керттеләр. Хәзер һәр солдатның шәхси гигиенасы өчен һәммә кирәкле әйбер уңайлы, иркен, күп сыйдырышлы, ә иң мөһиме - үзенең формасы буенча җыйнак "чемоданчык"та сакланачак.
Армия несессерының бердәм стандарты Кораллы Көчләрдә 2014 елның язгы чакырылышыннан кертелде. Хәзер барча сроклы хезмәткә алынучыларга чакыру пунктларында армия кирәк-яраклары бирелә, аңа 18 предмет керә. Офицер тупланмасы, армиядә хезмәт итүченең җыелмалы пәкесе һәм ислемай кебек күп булмаган өстәмәләр белән, нәкъ шундый ук предметлардан тора.
Шойгуның шулай дип аталган "джентльменнар җыелмасы»на түбәндәгеләр керә:
1. Ир-егетләргә душ өчен шампунь-гель «2 в 1»
2. Теш пастасы
3. Кырыну өчен гель
4. Кырынганнан соң сөртү өчен гель
5. Кер юу өчен гель
6. Кулларга сөртү өчен крем
7. Ир-егетләр өчен дезодорант
8. Кулларга сөртү өчен гель
9. Аякларга сөртү өчен гель
10. Кырыну станогы
11. Алыштырышлы лезвие белән картридж
12.Тырнак өчен кечкенә эскәк
13. Тегү тупланмасы
14. Сөлге
15. Плаcтырьлар тупланмасы
16. Капкачлы, җыела торган силикон стакан
17. Иреннәр өчен гигиена бәлзәме
18. Теш щеткасы
Ә бит әле күптән түгел генә солдатлар гадәти бер кисәк сабын белән чикләнәләр иде, ул аларга барысын да алмаштырды: аның белән кер дә юдылар, аның белән душка да бардылар.
Несессер үзе дә аерым игътибарга лаек. Сумка саргылт яшел төстә, күләме зур түгел, берничә бүлеге һәм алып куеп була торган өлеше дә бар. Алынмалы бүлегенә шәхси гигиенаның барлык кирәкле әйберләрен салырга һәм аның белән, чын мәгънәсендә цивилизацияле кеше кебек, душка йөрергә була. Моннан тыш, сумканың эчке өлешендә зур булмаган көзге дә бар. Шуңа күрә, сумканы чишеп җибәреп, элмәккә эләргә һәм хәтта поход шартларында да кырынырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев