Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга спортчылары ГТО нормаларын тапшырды

Тест программасына чыдамлыкка, сыгылмалылыкка һәм көч гимнастикасына нормативлар кертелде.

Алабугалыларның спорт белән шөгыльләнү өчен вакыт табулары һәм ГТО комплексы нормативларын үтәүдә катнашулары һәрвакыт сөендерә, ә тестлар үзәгенә безнең шәһәр спортчылары килүе аеруча күңелле.

Нормативларны үтәүгә «АЛАБУГА-1000» хоккей клубы командасы да килде. Тест программасына чыдамлыкка, сыгылмалылыкка һәм көч гимнастикасына нормативлар кертелгән. Команданың һәр катнашучысы, барлык сынауларны үтәде. Димәк, алар ГТОның алтын аерымлык билгесенә дәгъва итә ала. Тест программасына чыдамлыкка, сыгылмалылыкка һәм көч гимнастикасына нормативлар кертелде.

Һәркем ГТО нормативларын үти һәм берничә гамәлне үтәп, үз аерымлык билгесен ала ала. Моның өчен:

1. gto.ru сайтында теркәлергә;

2. Табиб рөхсәтен алырга;

3. ГТО тестлау үзәгенә гариза бирергә кирәк.

Тулырак мәгълүматны 8(85557)3-56-05 телефоны буенча белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X