Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың өстәмә белем бирү үзәге балалары кинолог белән очрашты 

Россия Эчке эшләр министрлыгының кинология бүлекчәләре көне алдыннан үткәрелде.

«Иҗтимагый совет белән каникуллар» акциясе кысаларында һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының кинология бүлекчәләре көне алдыннан өстәмә белем бирү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенең инспектор-кинологы Раиф Сафин һәм аның хезмәт этләре Хоган һәм Азор белән очрашу оештырылды. Бу хакта Алабуга районы эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Очрашу барышында ул балаларга полициядә этләрнең нинди токымнары белән эшләүләре, нинди яшьтән дрессировка узулары, үз эшенең чын белгечләре булу өчен хайваннар нинди укыту этаплары узулары һәм полиция хезмәткәрләренә хокук саклау сакчыларының катлаулы эшендә ничек ярдәм итүләре турында сөйләде. 

Балалар кинологны зур кызыксыну белән тыңлады һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Хезмәт этләренең җинаятьләрне ачуда катнашуы турындагы тарихлар да зур кызыксыну уятты. Алга таба дүрт аяклылар дрессурада һәм тыелган матдәләр эзләүдә үз осталыкларын күрсәттеләр. 

Балалар тәртип сакчыларына алган якты тәэсирләре һәм кинология хезмәте турында күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде, шулай ук Раиф Сафинны Россия Эчке эшләр министрлыгының кинология бүлекчәләре көне белән котладылар. Очрашу ахырында барысы да хезмәт этләрен сыйпап, алар белән истәлеккә фотога төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев