Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга Суворов училищесы курсантлары ант бирде

Шимбә көнне, 3 октябрьдә, Алабуга Суворов училищесының 44 курсанты үз Ватаннарын якларга һәм намус белән хезмәт итәргә дигән тантаналы ант бирде.

Егетләрне югары дәрәҗәле кунаклар тәбрик итте, алар арасында АМР Советының аппарат җитәкчесе Александр Романов, шулай ук дин әһелләре бар иде.

"Кадерле суворовчылар! Бүген сез Суворов бердәмлеге сафына аяк басасыз. Суворов училищесында тәрбияләнүчеләр - уртак идеяләр белән берләшкән һәм бердәм максатка баручы куәтле һәм тупланган бер команда ул. Өч ел дәвамында сезгә, иңне иңгә куеп, авырлыкларны җиңәргә һәм яңа үрләр яуларга туры киләчәк.
Алсу погоннарны һәм суворовчы дигән горур исемне намус белән йөртегез. Тырышып укыгыз, тирән белем һәм күнекмәләр алыгыз, бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәсе туплагыз",- диде үзенең котлау чыгышында Александр Романов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев