Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга Суворов училищесында аттестат тапшырдылар

Хәрби училищены 39 курсант тәмамлады.

Алабуга суворов хәрби училищесында тантаналы рәвештә аттестатлар тапшырылды. Быел бу 11нче чыгарылыш. 39 курсант мөстәкыйль тормышка аяк баса.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев аттестатлар тапшырды һәм тантанада катнашучыларны әлеге вакыйга белән котлады. Ул курсантларга хәрби хезмәтне лаеклы алып баруларын һәм шәһәребездә укыган елларын онытмауларын теләде. Район башлыгы шулай ук суворовчыларның ата-аналарына һәм педагогларга рәхмәт белдерде. Алабуга суворов хәрби училищесында тәрбияләнүчеләрне чыгару уңаеннан Рөстәм Нуриев штаб-кыр палаткасы алу өчен сертификат тапшырды.

Аннары Суворов училищесын тәмамлау турында аттестатлар һәм күкрәк билгеләре тапшыру тантанасы булды. Укудагы аерым уңышлары өчен аттестат һәм медаль Филипп Антоновка һәм Максим Литвиненкога тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев