Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга табибының коронавируска алынган тесты уңай нәтиҗә бирде

Медицина хезмәткәренең гаиләсе, аның белән аралашучыларның барысы да хәзер изоляциядә.

Кичә Алабуга табибларының берсенең коронавирус инфекциясенә алынган тесты уңай нәтиҗә күрсәтүе мәгълүм булды. Медицина хезмәткәренең гаиләсе, аның белән аралашучыларның барысы да хәзер изоляциядә. Аларның барысыннан да анализга проба алынган. Инфекция алга таба таралмасын өчен, барлык чаралар күрелгән.
Тагын шунысын искәртик, кичә исә тагын ике очрак турында билгеле булды. Әлеге ике алабугалы хастаханәгә салынган һәм алар Яр Чаллы шәһәренең 2нче хастаханәсендә дәвалануда ята. Аларның хәле авыр түгел, пациентлар үпкәгә ясалма сулыш алдыру аппараты астында ятмый. Аларның яшенә килсәк, инфекция эләктерүченең берсе – хезмәткә сәләтле яшьтә, икенчесенә – 67 яшь. Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлегеннән хәбәр итүләренчә, ике очрак буенча да эпидемиологик тикшеренүләр уздырылган, алар белән элемтәдә торган даирәләр ачыкланган.

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев