Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча проектларның Бөтенроссия конкурсында катнаша

Гариза Шишкин буалары тирәсен төзекләндерү буенча биреләчәк.

Бу конкурста беренче генә катнашу түгел. Бу юлы архитекторлар аерым бер үзгәрешләр кертеп, проектны район башлыгы Рөстәм Нуриевкә тәкъдим иттеләр.

Белгечләр сөйләвенчә, төп фикер — тарихилыкны да, урынның табигатен дә саклау. Шул ук вакытта биредә вакыйгалы чаралар узуы, шәһәр халкының ял итүе дә исәпкә алыначак. Яшеллекне саклап, биредә яңа агачлар — декоратив алмагачлар, сазлы җирләрдә бөдрә таллар утыртачаклар.

Үзгәрешләр буаларга да кагыла. Аларның тимердән эшләнгән киртәләре алынып, суга якын килерлек итеп эшләнәчәк, яр буйларын дым ярата торган үсемлекләр бизәячәк.

Алабугалыларга ял урыннары аерым каралачак. Монда балалар мәйданчыгы, гриль урыны, скейт мәйданчыгы, чәй павильоны булыр дип планлаштыралар. 
Шулай да, әйтергә кирәк, боларның барысы — конкурста җиңгән очракта гына буласы. Хәзергә проект өстендә эшлиләр, ул 1 июньгә тапшырылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев