Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга уку йортларының берсендә Мәрҗани исемендәге татар теле кабинеты ачылды

10нчы күп профильле лицейда әлеге кабинетны ачуда хәйриячеләр өлеше зур.

Алабуганың 10нчы күп профильле лицеенда унга якын туган тел бүлмәләренең берсенә Шиһабетдин Мәрҗани исемен биреп, татар теле һәм әдәбияты кабинеты ачылды. Укытучыларга һәм укучыларга уңайлы шартлар булсын, заманча мәгариф мөмкинлекләреннән файдалансыннар дип тырышкан лицей директоры Рамил Гыйниятуллин бу сыйныф бүлмәсендә төзекләндерү эшләрен тәмамлауларына, күренекле татар галименең исемен биреп кабинет ачуга ирешүләренә сөенүен белдерде.

— Язмыш үзе шулай кушкандыр, бу бина Мәрҗани урамында урнашкан, шуңа күрә татар теле һәм әдәбияты кабинетына шушы олы энциклопедик галимебез исемен бирергә булдык. Туган телебезне үстерү буенча без күп кенә проектларны тормышка ашырабыз һәм эшебездә район башлыгы Рөстәм Нуриев ярдәмен һәрдаим тоябыз. Бүгенге чарага җыела алуыбыз белән дә без аңа рәхмәтле, — диде ул.

Рамил Мәүлет улы шулай ук хезмәттәшләренә һәм «Татнефть» Хәйрия фонды вәкиленә зур рәхмәтен белдерде.

Рамил Гыйниятуллин әйтүенчә, алар уку бинасында иң матур кабинет булдырганнар.

— Татарлар элек-электән белемгә, чисталыкка, гүзәллеккә омтылган. Төрле якларга барганда, күренеп тора: татар авыллары бик матур. Мәдәни йолаларыбызны тергезеп, гореф-гадәтләребезгә хас нәзакәтлелекне, матурлыкны сакласак иде, — диде ул тантананы башлар алдыннан.

Лицей директоры Рамил Гыйниятуллин һәм «Татнефть» җәмгыятенең Хәйрия фонды вәкиле Тавис Афзалтдинов тантаналы рәвештә «Хәерле сәгатьтә!» дип, кызыл тасманы кискәннән соң, кунаклар якты һәм зәвык белән эшләнгән, заманча җиһазланган бүлмәгә үтте. Чарада АМР Мәгариф Идарәсе башлыгы урынбасары Резеда Яруллина, методистлар Алена Балобанова, Айсылу Балобанова, шәһәр мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге татар теле һәм әдәбияты кабинетының җитәкчесе Әлфия Бәхтиярова — 10нчы мәктәптә 22 ел буе балаларга туган телебездә белем биргән тәҗрибәле укытучы. Беренче сыйныфта туган тел дәресләрендә рус телен өйрәнеп йөргән рус телле балалар да икенче-өченче сыйныфларда татар телен өйрәнәбез дип аның янына килә. Әлфия Габитҗан кызының укучылары татар теленнән шәһәр һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар яулый. Иң яхшы татар теле кабинеты өчен ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы Дипломнарын алуга ирешкән, ел саен хезмәттәге уңышлары өчен АМР Мәгариф идарәсенең мактаулы грамоталарын алып барган, укучылары һәм хезмәттәшләре арасында зур хөрмәткә ия Әлфия Бәхтиярова тәрбияви чараларны да күз уңыннан җибәрми. Мин аны тәҗрибәле генә түгел, ярдәмчел, тыйнак, әдәпле укытучы буларак та беләм. Шиһабетдин Мәрҗани исеме бирелү белән әлеге кабинет җитәкчесенең дә, тел укытучыларының да җилкәсенә төшкән җаваплылык тагын да арта. Бу турыда лицей директорының милли мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Хөсәенова да әйтеп узды.

Тавис Нәфис улы кабинетны ачуда шатланып булышуларын белдерде:
— Балалар — безнең киләчәгебез. Бу буын безнең илебез белән идарә итәчәк, — диде ул.

Республикабызда соңгы утыз елда җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итеп милләтара татулыкны тагын да ныгыту буенча чаралар тормышка ашырыла. Бар өлкәне цифрлаштыру, глобальләштерү заманында төрле мәдәният, телләр арасында чикләр юкка чыга барганда, бу эшчәнлек бик мөһим. 10нчы профильле лицей администрациясе һәм коллективы милли мәдәният, тел һәм тарихи хәтерне, барыбыз өчен дә уртак булган рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга зур өлеш керткәне өчен, «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖнең генераль директоры Кылыч Али Кюршадка олы рәхмәтен, хезмәттәшлекнең дәвамлы булуына ышанычларын белдерә һәм уңышлар тели.

Татарларның иҗтимагый фикерен булдыру юнәлешенә бөтен гомерен багышлаган, милли-мәдәни тарихыбызга үзеннән зур өлеш керткән Шиһабетдин Мәрҗани турында без әле бик аз беләбез. Бохарада, Сәмәркандта белем алган, үз вакытында Болгар хәрабәләренә зиярат кылган, 1880 елда Хаҗда булган, зирәк һәм сабыр, күпкырлы фикер иясе татарларны үз мәдәниятын, тарихын, мирасын өйрәнергә өндәгән. Татарстанның башкаласы Казанда гына түгел, Алабугада да аның исемен йөрткән урам бар, хәзер менә шул урамдагы лицей бинасында татар теле һәм әдәбияты кабинеты аның исемен йөртә. 

Тарихчы, фәлсәфәче, мәгърифәтче, дин белгече Мәрҗани исеме белән рухланып, бүген шушы якты һәм матур сыйныфта укыган балалар киләчәктә ТР Фәннәр академиясендәге Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтына кереп белем алырлар, бәлки? Ничек кенә булмасын, үз кыйбласын табып, иманлы кешеләр булып үссеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X