Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга укучылары дистанцион рәвештә белем ала

6 апрельдән, каникуллардан соң, Алабуга укучылары янә белем алуга кереште.

Дүртенче чирекнең мондый гадәти булмаган шартларда башлануына педагогик берләшмә алдан ук, каникул көннәрендә әзерләнгән иде. Укытучылар һәм мәктәп директорлары белән даими рәвештә киңәшмәләр үткәрелде, ә барлык мәктәпләргә уку мәйданчыгы була алырлык теге яки бу платформалар тәкъдим ителде. Өстәвенә, һәр мәктәп үзе өчен иң уңайлы вариантны сайлап ала алды.

Район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Елена Терентьева сүзләренә караганда, бүгенге көндә zoom”, uchi.ru һәм 2035school.ru (Ачык мәктәп. – Автор иск.) кебек платформалар аеруча популяр.

– Проблемалар бар, әлбәттә. Безгә еш кына теге яки бу платформаның артык йөкләнеш аркасында “туктап калуына” зарланалар. Тик, шуны аңларга кирәк, дистанцион белем алуга күчү – мәҗбүри чара, хәзерге вакытта башкача мөмкин түгел. Бүген элемтә ысуллары шактый күп – ватсап, телефоннар, электрон почта, укытучылар өйгә эшне шунда җибәрә ала.

Моннан тыш, ике һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләрдә кыенлыклар килеп туа. Мәсәлән, әгәр ике бала да беренче сменада укырга тиеш булса, ди Елена Терентьева. Бу очракта ул сыйныф җитәкчесенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте, һәм әлеге мәсьәлә аерым хәл ителәчәк. Мисал өчен, бер баланы икенче сменага күчерәчәкләр. Шулай ук интернетка чыгу мөмкинлеге булмаган гаиләләр дә проблемалар белән очрашкан.

Без алдан ук сораштыру үткәрдек. Алабугада интернетка чыгу мөмкинлеге булмаган гаиләләр дә бар икән, бу аз тәэмин ителгән һәм бик имин булмаган гаиләләр. Алар гади, төймәле телефоннардан файдалана. Хәер, андыйлар күп түгел, нибары кырыкка якын. Бу проблема түбәндәгечә хәл ителде – укытучы телефон аша өйгә эш бирә, ә укучы, биремнәрне үтәп, дәфтәрен вахтага алып килә (өйдән чыгу өчен рөхсәтне алдан ук СМС-хәбәр аша ала. – Автор иск.).

Шәһәр һәм районның барлык 23 мәктәбе өчен дә дүртенче чирек әнә шул рәвешле башланды. Бу көннәрдә барлыгы 10 меңгә якын шәһәр һәм авыл укучысы дистанцион укый. Әйтергә кирәк, аларның барысы да, элеккеге кебек үк, билгеләр ала – бу көннәрдә электрон көндәлекләр янә актив кулланыла башлады. Педагогларның үзләренә килгәндә, алар өйдә, үзлектән изоляцияләнү шартларында эшли.

Елена Терентьева билгеләп үткәнчә, дистанцион укыту электрон журналларда “н”нарның, ягъни укучыларның булмавын белдерүче билгеләрнең кимүенә китергән. Эш шунда, әгәр кискен респиратор авыру билгеләре булган укучы мәктәпкә килә алмаса, компьютер каршында утырып, укытучының биремнәрен үтәргә исә аңа берни дә комачауламый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев