Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга укучыларына табибларның һөнәри дөньясы белән танышырга тәкъдим иттеләр

Алар Алабуга үзәк район хастаханәсенә чакырылган иде. Биредә “Ак халатлы фәрештәләр” республика фестивале кысаларында “Ачык ишекләр көне” дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара узды. Аның максаты – укучыларны табиб яки шәфкать туташы һөнәрен сайлау мөмкинлеге турында уйланырга мәҗбүр итү.

Чыгарылыш сыйныфларының йөзләгән укучысы алдында хастаханәнең баш табибы Айрат Сафин чыгыш ясады. Ул катнашучыларны Алабуга сәламәтлек саклау эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырып китте. Аның сүзләренә караганда, районда соңгы берничә ел дәвамында чагыштырмача уңай демографик хәл күзәтелә, нигездә, гомуми үлем дәрәҗәсе кимү хисабына. 2019 елда бу күрсәткеч 1000 кешегә 9,9 тәшкил итте (чагыштыру өчен: 2018 елда ул 10,1 булган). Әмма Айрат Сафин билгеләп үткәнчә, бүген Алабуга сәламәтлек саклау өлкәсе кадрларга кытлык кичерә.

– Алабуганың дәвалау оешмаларында 164 табиб һәм 806 урта звено медицина хезмәткәре эшли. Аларның 40ы – 35 яшькә кадәрге яшь белгечләр. Соңгы 12 ел дәвамында профессиональ һәм иҗтимагый эшчәнлектә үзләрен аеруча актив күрсәткән яшь табибларга финанс ярдәме күрсәтелә. Аларга ай саен район башлыгы стипендияләре түләнә.

Айрат Сафин сүзләренә караганда, бүген Алабуга үзәк хастаханәсенә ашыгыч рәвештә 50дән артык табиб кирәк (мәсәлән, йогышлы авырулар табибы, бактериолог, хирург, күз табибы). Бәлки, нәкъ менә шул вакытта залда утырган балаларның кайберләре бу хакта уйланып, табиб һөнәрен үзләштерергә карар кылгандыр. Моны ничек эшләргә икәнен чыгарылыш сыйныф укучыларына Казан дәүләт медицина университетының фәнни эш буенча проректоры, медицина фәннәре докторы Илшат Мостафин сөйләде. Ул уку йортының нинди белгечләр әзерләвенә җентекләп тукталды, вузга керүгә кагылышлы сорауларга җавап бирде. КДМУда укуның үзенчәлекләре турында КДМУ дәвалау факультетының бишенче курс студенты Алсу Гыйльфанова сөйләде. Нәкъ менә аннан потенциаль студентлар университетның тормышы һәм укуы турында белде. Алсу укучыларны киләчәктә нәкъ менә табиб һөнәрен сайларга чакырды.

Алга таба һөнәргә керешнең иң кызыклы өлеше – хастаханә бүлекләре буйлап экскурсия башланды. Балаларны төркемнәргә бүлделәр һәм кемгәдер – терапия бүлегенә, кемгәдер – лор-офтальмологиягә барырга тәкъдим иттеләр. Ә төркемнәрнең берсе моргка китте. Төп группадан бераз читтә торучы кыздан: “Куркыныч түгелме?” – дип сорыйбыз.

– Юк, – дип, ышанып җавап бирде миңа 10нчы мәктәп укучысы Алинә Яфизова. –Экскурсия миңа бик ошый, табиб һөнәре белән элегрәк тә кызыксына идем. Шуңа күрә экскурсиягә чакыру бик урынлы булды.

Укучылар чыннан да бик кызыксынучан, дип раслады безгә хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Екатерина Романова. Аның сүзләренә караганда, балалар операцияләрне ничек үткәрүләре, коралларны ничек стерилизацияләүләре һәм саклаулары, шәфкать туташларының нинди ярдәм күрсәтүләре турында бик кызыксынып тыңлаган. Экскурсия тәмамлангач, берничә мәктәп укучысы Бөек Ватан сугышы ветераннары палатасында булды һәм хәтта Сталинград сугышында катнашкан легендар Мулла Нәҗипов белән бергә фотога төште.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев