Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга укучыларының каникуллары башланды

Укучылар өчен дүртенче чирек 31 марттан башлана. 

Алабуга укучыларының каникуллары башланды. Язгы каникуллар 22 марттан 30 мартка кадәр дәвам итәчәк. Укучылар өчен дүртенче чирек 31 марттан башлана. 
Шул уңайдан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искә төшерә: 

Янгын вакытында баланың үз-үзен тотышына бәйле күп кенә фаҗигаләрне анализлау балаларның пассив-саклану реакциясе белән аерылып торуын күрсәтә: ярдәмгә чакыру урынына бала куркудан карават, шкаф яки башка ябык урынга качарга тырыша. Балаларга моның бик куркыныч булуын аңлатырга кирәк, чөнки төтендә янгын сүндерүчеләргә аларны табу бик кыен булачак. Әгәр бүлмәгә төтен тула башлаган икән, борынны һәм авызны юеш тукыма белән ябарга, аска таба иелергә һәм ишекне ябып, тиз арада бинадан чыгып китәргә кирәк. Шуны истә тотыгыз, өйдәге янгыннан ике юл белән чыгып котылырга була: ишек аша чыгарга ярамый икән, тәрәзәдән яки балконнан ярдәмгә чакырырга кирәк. 

Балаларның эш-гамәлләре өчен без — өлкәннәр җавап бирәбез. Ничек кенә үз эшләребез белән мәшгуль булсак та, балалар белән янгын куркынычсызлыгы турында сөйләшергә вакыт табарга кирәк.

Балаларның ут белән саксыз эш итүдән чыгарга мөмкин янгыннарны кисәтү чаралары:
1. Шырпы, кабызгычларны күз алдында калдырмаска
2. Балаларга шырпы, зажигалка, тәмәке сатып алырга рөхсәт итмәскә
3. Балаларның буш вакытларын ничек үткәрүләрен, нәрсә белән кызыксынуларын күзәтергә, буш вакытларын файдалы итеп үткәрергә өйрәтергә
4.Балаларны караучысыз калдырмаска
5. Балаларга мич ягу һәм җылыту приборларын күзәтеп торырга рөхсәт итмәскә, газ кабызуны тыярга.

Балалар белән бергә янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнегез, аларны гаилә белән кабатларга онытмагыз. Балалар һәрвакыт коткару хезмәтенең телефонын хәтерләсеннәр −01, 101 яки 112.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев