Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга урамнарында кино карап булачак

9 Майда Алабуганың Ленин мәйданында ачык һавада кинотеатр оештырылачак. Биредә, парадтан соң, сугыш турындагы фильмнар күрсәтеләчәк.

Бу турыда район башкарма комитетындаа хәбәр итәләр.

Шушы ук көнне Шишкин буаларында сугыш турында мультфильмнар карауны оештыру да планлаштырыла. Монда Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары Бөек Ватан сугышының һәм фронт тормышының төп эпизодларын күрсәтәчәк.

Шулай ук Җиңү көненә шәһәрдә Алабугада танылган кешеләргә мемориаль такталар кую да күздә тотыла. Аның берсе Россиянең бөек җырчысы Сергей Лемешевка булачак. Җырчы сугыш елларында берничә ай калабызда яшәгән һәм җирле халыкка хәтта концерт та биргән. Аңа дигән элмә такта Нефтьчеләр проспекты, 153нче йортта урын алачак. 1942 елда Сергей Лемешев шушы йортта яшәгән.

Моннан тыш, быел Иске Куклюк авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл кую ниятләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев