Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга урамнарында 16 реклама баннеры сүтелде

Сәбәбе – тиешле документлар булмау.

Алабугада барлыгы 150гә якын реклама корылмалары урнаштырылган, шуларның нибары 7се генә уздырылган аукционнар нәтиҗәләре буенча законлы нигезләрдә үз урыннарын алып тора, дип хәбәр итәләр Перспективалы социаль-икътисади үсеш палатасында. Сүтелгән баннерлар хуҗаларына элек Алабуга районы башкарма комитеты тарафыннан законсыз рәвештә урнаштырылган реклама корылмаларын сүтү турында күрсәтмә бирелгән булган, ләкин алар күрсәтелгән вакыт эчендә үтәлмәгән.
Сүз уңаеннан, рекламачылар мондый гамәлләрне бик тискәре кабул иткән, хәтта «вәхшиләрчә» дип атаганнар. Бер яктан карасаң — бизнес өчен югалтулар, ләкин башка яктан карасаң законны беркем дә гамәлдән чыгармаган. Өстәвенә законсыз рәвештә урнаштырылган баннерлар район бюджетына начар тәэсир ясый: бу бит төзелеп бетмәгән юл метры, төзекләндерелмәгән тротуар өлеше, яңартылмаган балалар мәйданчыгы һәм башкалар. 2006 елның 13 мартындагы 38-ФЗ номерлы «Реклама турында» Федераль закон нигезендә, дәүләт яки муниципаль милектә булган җир участогында, бинада яки башка күчемсез милектә реклама корылмасын урнаштыруга һәм эксплуатацияләүгә шартнамә төзү дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары яисә аларның вәкаләтле оешмалары тарафыннан үткәрелә торган торглар (аукцион яки конкурс формасында) нигезендә гамәлгә ашырыла. Канунда шулай ук реклама корылмасын законсыз рәвештә урнаштырган зат җирле үзидарә органына сүтү чыгымнарын каплый, диелә.
Алабуга районында хәзерге көндә реклама корылмаларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү хокукына ия булу өчен 33 конкурс планлаштырылган, алар октябрь аенда узачак. Бүгенге көнгә 7 аукцион уздырылган һәм алар нигезендә реклама корылмаларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү хокукына килешүләр төзелгән. Нәтиҗәдә Алабуга районы бюджетына 565 мең сум акча кергән. 
Закон нормалары һәркем өчен мәҗбүри. Барлык муниципалитетлар да реклама базарын кануннарга туры китерү белән шөгыльләнә, шул исәптән бу эш Казанда да алып барыла, анда шулай ук шәһәр территориясендә законсыз рәвештә урнаштырылган тышкы реклама һәм мәгълүмат чаралары сүтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев